Татар теленә өйрәтүнең сыйфатын арттыруда инновацион технологияләр куллану

Автор: Мухаметшина Разиня Минвалиевна

Организация: МБОУ «Нармонская СОШ»

Населенный пункт: Республика Татарстан, Лаишевский район, с. Нармонка

Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Татар теле һәм әдәбияты фәннәрен тирәнтен өйрәнү – милләт буларак сакланып калу һәм мәдәниятне үстерүнең иң әһәмиятле юлы. Шуңа күрә безнең төп максатыбыз – балаларга татар телен яраттыру, аларны телгә гашыйк итү. Мәктәпләргә мәгълүмати информацияләр үтеп кергәннән соң, укытучыга бу эштә уңай нәтиҗәләргә ирешүгә зур мөмкинлекләр ачылды. Безгә, укытучыларга, интернетны өстәмә укыту ысулы, инструмент буларак куллану мөмкинлеге туды.

Технологик алгарыштагы һәр яңалыкка балалар сокланып карый һәм, әлбәттә, аларның кызыксынучанлыгын һәм танып-белү активлыгын үз шәхесләренең максатчан үсешенә юнәлдерү мөһим. Укучылар, укытучылары җитәкчелегендә, үз интеллектларын һәрьяклап үстерү, белем алу, фәнни-тикшеренү эше белән шөгыльләнү һәм тормыш мәсьәләләрен хәл итү өчен мәгълүмат туплау максатында интернетка, төрле сайтларга мөрәҗәгать итә. Бүген балаларга татар телен өйрәтү һәм үзләштерү өчен “Ана теле”, “Татар иле”, “Белем иле” кебек сайтлары белән беррәттән рус телендәге сайтларны, платформаларны да үзебезгә яраклаштырып кулланырга мөмкин. Шундыйларның берсе зур мөмкинлекләргә ия булган Coogle класс платформасы. Бу платформаны теманы өйрәнү, кабатлау, ныгыту, белемнәрне тикшерү өчен дә, грамматиканы үзләштерү өчен файдаланырга була. Платформада инструкциянең рус телендә бирелүе рус телле балалар белән эшләгәндә дә җиңеллек тудыра.

Укучыларга белем бирү, фәнни-тикшеренү эшләрен оештыру, тәрбияләү процессында Coogle класс платформасы куллану мәгълүматны кабул итү, игътибарны көчәйтү, хәтер һәм интеллектны үстерүдә югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирә; образлы кабул итү аша кешенең ми эшчәнлеген, уйлау сәләтен активлаштыра. Шулай ук, укытучы һәм укучы эшчәнлегендә уңай хезмәттәшлек булдыру, биремнәр ала торган мохит оештыру (шул исәптән индивидуаль), эшне бәяләү һәм анализлау мөмкинлеге бирә. Бу исә бүгенге үзизоляция чорында аеруча мөһим роль уйный. Укучыларны дистанцион укыту процессында бу платформада курслар оештырып, укучыларга һәр дәрескә биремнәр, өй эшләре, кирәкле темалар буенча сылтамалар, контроль эшләр, тема буенча тестлар беркетергә, аларның үтәлү срокларын күрсәтергә була. Иң әһәмиятлесе: укучылар ул биремнәрне үтәп, шунда ук беркетәләр, укытучы тикшереп, анализлап, эшләрне кире укучыларга җибәрә. Бала үзенең эшен, билгесен, ясалган хаталарының анализларын карый ала. Шулай итеп укытучы белән укучы арасында тыгыз элемтә барлыкка килә. Шуңа күрә бу платформаны дистанцион укыту өчен дә, сәләтле балалар белән эштә югары нәтиҗәгә ирешү өчен дә, белем алу авыр бирелүче балалар өчен нәтиҗәлелекне арттыру өчен дә куллану бик уңайлы.

Google Classroom - бу укыту өчен уңайлы платформа, ул Google ның барлык файдалы мөмкинлекләрен берләштерә. Әлеге кушымта ярдәмендә мәктәп укучыларын һәм студентларны дистанцион укытуны оештырырга, компания хезмәткәрләре өчен укулар үткәрергә яки мастер-класслар оештырырга мөмкин.

Платформа Google Drive, Google Docs, Sheets and Slides һәм Gmailны берләштерә. Моннан тыш, монда YouTube платформасындагы видеолар белән уртаклашу мөмкинлеге дә бар.

Google Classroom (Класс) мөмкинлекләренә игътибар итик. Монда төрле категориядәге кулланучылар катнаша. Чөнки укучылар һәм педагоглардан тыш, сервиска укучыларның ата-аналары һәм уку йорты администраторлары да кушыла ала.

 

  • Укытучылар өчен мөмкинлекләр:

Курслар яки класслар булдыру;

Биремнәр билгеләү;

Уку материаллары өстәү;

Укучыларның эшләрен кабул итү һәм тикшерү;

Укучыларның биремнәрен бәяләү;

Укучыларның эшләре турында фикер алышу мөмкинлеге.

  • Укучылар нәрсә эшли ала:

Укытучыларның биремнәрен, шулай ук өстәмә материаллар күзәтеп тора;

Башкарылган эшләрне теләсә нинди уңайлы ысул белән тапшыра ала;

Укытучылар һәм сыйныфташлар белән аралаша;

Үзөлгерешен, биремнәрне үтәү срокларын һәм комментарийларын контрольдә тота.

  • Администраторлар нәрсә эшли:

Үз учреждениеләренең курсларын төзиләр һәм идарә итәләр;

Укучыларны һәм укытучыларны класска чакыралар;

Уку процессын, педагогларның эшен һәм укучыларның өлгерешен контрольдә тота.

Google Класс ата-аналарга ни өчен кирәк? Барысы да гади. Алар үз балаларының өлгереше турында электрон хатлар ала һәм уку процессын тулысынча контрольдә тота ала. Ата-аналарга бала алган барлык билгеләр турында мәгълүмат, үтәргә кирәк булган биремнәр, шулай ук вакыты чыккан тапшырылмаган эшләр турында мәгълүмат бирелә.

  • Өстенлекле яклары:

Куллану өчен гади. Платформа укытучылар өчен дә, укучылар өчен дә уңайлы, аны аңлау бик җиңел.

Куллану мөмкинлеге. Сервис барлык категория кулланучылар өчен бушлай. Шулай ук уку процессын өзмичә дистанцион укыту оештырырга мөмкин.

Уңайлык. Югарыда күрсәткәнчә, платформа без даими куллана торган күп кенә башка сервислар белән хезмәттәшлек итә. Шулай ук үз «эшләр исемлеге"н карарга була. Анда барлык биремнәр күрсәтелә.

Аралашу мөмкинлеге. Укытучылар һәм укучылар белән биремнәр турында фикер алыша, анализлый (укытучылар) һәм үз эшләренә анализны (укучылар) күрә алалар.

Вакытны сарыф итмәү һәм акча. Укучыларга конспектларны язу өчен вакытны сарыф итәргә кирәкми, ә укытучыларга укучыларның почеркларын танырга тырышып утыру кирәк булмаячак. Моннан тыш, дәфтәрләргә, ручка һәм башка канцелярия кирәк-яраклары өчен акча тотылмаячак.

Инновацион алым. Онлайн уку - укытучыларны һәм балаларны заманча технологияләргә җәлеп итү һәм белем алуга яңача якын килү.

  • Җитешсезлекләре:

Әлегә платформа онлайн-конференцияләр үткәрү мөмкинлеген бирми.

Бушлай сервис версиясендә укучыларның өлгереш журналын булдыру мөмкинлеге юк. Бу хезмәт өчен түләргә туры киләчәк.

Укучылар саны буенча чикләүләр бар. Шәхси аккаунтларында эшләүче педагоглар 250 укучы өсти ала.

Шулай итеп, бу платформаны куллану баланы кызыксындыру, телгә мәхәббәт уятуда да зур роль уйный. Олимпиадаларда катнашучы балалар өчен дә, дәресләрдә дә, дәрестән тыш чараларда да бу платформада эшләү әһәмиятле эш төре булып тора. Шулай ук Google Classroom платформасы дистанцион укыту процессында, бердәм мәгълүмати-белем бирү киңлегендә, укучылар һәм укытучыларның үзара хезмәттәшлеген нәтиҗәле оештырган алыштыргысыз белем бирү системасы булып тора.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кулланылган әдәбият

1. “Мәгариф турында” РФ һәм РТ Законнары.

- Федеральный закон от 29.12.2012г. №273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации»,

- «Федеральный базисный учебный план, утвержденный приказом Министерства образования Российской Федерации от 09.03.2004г. №1312»,

- Федеральный государственный образовательный стандарт основного общего образования, утвержденный приказом Министерства образования и науки Российской Федерации от 17.12.2010г. №1897»

-«Порядком организции и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам – образовательным программам начальнего общего, основного обшего и среднего общего образования, утвержденным приказом Министерства образования и науки Российской Федерации от 30.08.2013г. № 1015»

  1. 2.Ксензова Г.Ю. Перспективные школьные технологии. Учеб. - метод. пособие. - М.: Пед. общество России, 2000.
  2. 3.Коллективная работа на расстоянии или Google Docs в образовании/Технологии Google в образовании [Электронный ресурс] / – Режим доступа:http://www.poznaysebia.com/2012/11/30/tehnologii-google-v-obrazovanii/, свободный.
  3. 4.Татар әдәби теле тарихы / И.Б. Бәширова, Ф.Ш. Нуриева, Э.Х. Кадирова; ред. Ф.М. Хисамова. Казан: ИЯЛИ, 2015. Т. 1: Фонетика. Графика: письменные традиции, норма и вариативность. 696 с.
  4. 5.Google Apps для учебных заведений [Электронный ресурс] / – Режим доступа: http://www.google.com/apps/intl/ru/edu свободный.
  5. 6.Татар теленең аңлатмалы сүзлеге / ред. Ф.Ф. Гаффарова, Г.Г. Саберова, Ф.И. Таһирова. Казан: ТӘһСИ, 2015. Т. 1: А-В. 712 с.
  6. 7. Конкурс IT-activity 2012/2013 [Электронный ресурс] / – Режим доступа: https://sites.google.com/site/konkursitactivity20122013/home/, свободны
  7. 8..Атлас татарских народных говоров / под ре. Д.Б. Рамазановой, Т.Х. Хайрутдиновой. Казань: ИЯЛИ, 2015. 632 с.
  8. 9.Новые педагогические технологии в системе образования. Под ред. Е.С. Полат. – М.: Академия, 2000.
  9. Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа ( V – 1Х сыйныфлар (төзүчеләр: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Г.Р.Шакирова К а з а н- 2013)).
  10. Общая методика преподавания информатики: Учебное пособие. Малев В.В. Общая методика преподавания информатики: Учебное пособие. - Воронеж: ВГПУ, 2005. - 271 с.
  11. Татар грамматикасы / ред. Ф.М. Хисамова. Казан: ИЯЛИ, 2015. Т. 1. 512 б.
  12. Коноводова Ю. А. Актуальность самостоятельной работы школьников в образовательном процессе [Текст] / Ю. А. Коноводова // Педагогика: традиции и инновации: материалы II междунар. науч. конф. (г. Челябинск, октябрь 2012 г.). — Челябинск: Два комсомольца, 2012. — С. 105-106.
  13. 14.Технологии WEB2.0 в учебном процессе/Школа успешного учителя Активная методическая помощь педагогам [Электронный ресурс] / – Режим доступа:http://edu-lider.ru/category/uroki-kompyuternoj-gramotnosti/texnologii-web2-0-v-uchebnom-processe/, свободный.

Тәкъдим ителә торган электрон ресурслар

  1. Как создать форму [Электронный ресурс] / – Режим доступа: https://support.google.com/docs/answer/87809?rd=1/, свободный.
  2. Козлова А.В. Методика внедрения Web 2.0-Технологий в организацию самостоятельной работы по информатике студентов гуманитарного направления подготовки [Текст]: автореф. дис. на соиск. учен. степ. канд. пед. наук) / Козлова Анастасия Викторовна;– Челябинск, 2012.
  3. Использование служб Google-Apps для организации внеурочной деятельности [Электронный ресурс] / – Режим доступа: https://sites.google.com/site/biblesson/, свободный.
  4. Официальная страница Google [Электронный ресурс] / – Режим доступа: https://www.google.ru/, свободный.
  5. https://classroom.google.com
  6. https://edu.google.com/k-12-solutions/classroom/?modal_active=none
  7. www.ksu.ru Электронная библиотека и материалы сайта КПФУ
  8. www.slovari.ru Электронные словари
  9. www.wikipedia.ru Универсальная энциклопедия «Википедия»
  10. 10.Интерактивные рабочие листы [Электронный ресурс] / Веб-сайт. - Режим доступа: https://sites.google.com/site/intelworksheets/
  11. 11.О Google Диск [Электронный ресурс] / Веб-сайт. - Режим доступа: http://www.youtube.com/watch?v=jUShRTPsKrY
  12. 12.Тренинг «Облачные технологии для обеспечения хранения и обработки данных, организация взаимодействия» [Электронный ресурс] / Вебсайт. - Режим доступа: http://manualgoogledrive.blogspot.ru/
Опубликовано: 12.05.2023