Татар мәгърифәтчеләренең эстетик-педагогик мирасын белем һәм тәрбия өлкәсендә куллану

Автор: Мухаметшина Разиня Минвалиевна

Организация: МБОУ «Нармонская СОШ»

Населенный пункт: Республика Татарстан, Лаишевский район, с. Нармонка

Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар.
Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә
булса, әхлагы да шул рәвештә булыр.

Р. Фәхреддин

Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Кая барабыз? Урлашу, алдашу, үтерү гадәти күренешкә әверелеп бара. Тир түкми генә байлык туплау-төп кәсепкә әйләнде, наркомания, жинаятьчелек, эшсезлек чәчәк ата. Яшьләрнең күбесе ак белән караны аера алмый, күңеле белән акчага, шул исәптән хәрам малга алданып яши. Гасырлар буена буыннан-буынга күчеп килгән намуслылык, шәфкатьлелек, бер-береңә ярдәм итү, эчкерсезлек, саф мәхәббәт, үз ихтыяҗыңны башкаларныкыннан өстен куймау кебек әхлакый хәзинәләр аяк астына салып таптала, онытыла башлады.

Илдәге аяныч хәлдә яшь буында кешелеклелек сыйфатларын саклап калу өчен бердәнбер юл, таяну ноктасы – әхлак тәрбиясе бирү. Хәзерге көндә күпме галим-педагог озак еллар дәвамында халыктан яшеренеп килгән рухи, әхлакый байлыкларны кире кайтару юлларын эзли.

Минем уйлавымча, балаларга ныклы әхлакый тәрбия бирүдә, шәхес итеп тәрбияләүдә мәгърифәтче-педагог Ризаэтдин Фәхретдиннең рухи мирасы һәр укытучы өчен бәяләп бетермәслек хәзинә.

Кеше кайчан матур була.
Кеше матур шулвакыт –
Иле өчен, халкы өчен
Яшәгәндә җан атып.
Замананың авырлыгын
Җилкәсенә алганда.
Олы данга ирешеп тә,
Кече булып калганда, – ди шагыйрь Ренат Харис. Бу шигырь юллары нәкъ мәшһүр төрки-татар тарихчысы, дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, педагог һәм әдип Ризаэддин Фәхреддингә атап язылган кебек.

Р.Фәхреддин кеше тәрбияләүне һәм камилләштерүне үзенең асыл максаты итеп саный. Хезмәтләрендә, милләтне аң-белемле, һөнәрле итү белән бергә, әдәп-әхлак ягыннан тәрбияләүгә зур игътибар бирә. Камил кеше тәрбияләү – Ризаэддин Фәхреддин эшчәнлегенең асылы, арка сөяге. “Кеше булу өчен, ди ул, -гыйлем белән күркәм холык кирәктер, һәм дә боларны бер-берләреннән аеру дөрес булмас”.

Укучыларның тәртибенә багышланган дәресләрендә Ризаэддин бине Фәхреддин: “Яшь буынны тәрбияләү эше-ул бик мөһим социаль мәсьәлә, һәм ул үзенә укытучыларның һәм ата-аналарның даими игътибарын таләп итә”,- дигән фикер уздыра.

Моңа дәлил итеп, аның тарафыннан тәрбия, әхлак мәсьәләләренә багышланган унбер исемдәге җитмештән артык китап язылуын күрсәтергә мөмкин. Бу –“Гаилә” (Оренбург, 1902-1916), “Нәсыйхәт I” (Малайлар өчен Казан –Уфа-Оренбург, 190-1919), “Нәсыйхәт II” (Кызлар өчен. Казан-Оренбург, 1903-1913), “Нәсыйхәт III” (Зурлар өчен. Казан-Оренбург, 1898-1909), “Тәрбияле хатын” (Казан-Оренбург, 1898-1914), “Тәрбияле ана” (Казан, 1898-1909), “Әдәбе тәгълим” (Оренбург-Казан, 1902-1908), “Әһле гыяль” (Кыз балалар һәм хатыннар өчен, Оренбург, 1908-19010). Октябрь инкыйлабына кадәр барлык татар мәдрәсәләрендә тәртип, әдәп, әхлак, этика, эстетика дәресләре укытылган һәм Ризаэддин бине Фәхреддиннең әлеге китаплары шул дәресләрдә кулланылган.

Фәхреддиннең тәрбиягә караган кайсы гына хезмәтен алып карасак та, һәрберсендә балага ныклы тәрбия бирүдә гаилә һәм мәктәпнең роле зурлыгын күрсәтергә, аңлатырга тырыша. Р.Фәхреддин һәртөрле бозыклыкларга, аеруча, эчүчелеккә каршы гомере буе көрәшә, кешеләрнең начар юлга басуы аны хафага сала. Үзенең “Юаныч” исемле хезмәтендә яшь буында эчүчелеккә карата нәфрәт хисләре тәрбияләүнең үтемле чараларын күрсәтә. Галимнең кыз балаларга мөрәҗәгать итеп язган сүзләре дә гыйбрәтле: “Холкы гүзәл булган кыз бала – бөтен гаиләсе өчен олуг байлык вә бәхеттер,... укыган вә холкын тәрбияләгән кыз – алтыннан да кыйммәтле вә энҗедән дә кадерле байлыктыр,... мондый кызлар карендәш- кабилә өчен генә түгел, бәлки бөтен милләт вә бөтен дөнья халкы өчен дә мактаныч булыр”

Бүгенге көндә ата-аналарда яшәп килгән ялгыш фикерләрнең берсе – бөтен тәрбия эшен укытучылар өстендә генә калдырырга тырышу. Балаларга дөрес тәрбия бирүнең ата-ананың изге бурычы булуын төшендерү дә – безнең эш. Ризаэддин Фәхреддин моны түбәндәге тәгъбирләрендә бәян итә: “Балалар изге итү юлы ничек? Изге балалар күктән килмиләр, бәлки гаиләләр эчләрендә җитешәләр. Аның юлы исә... яшь вакытлардан башлап яхшы тәрбия бирүдер. Бу эш - ата һәм ана өстендә иң мөһим бурыч... Балаларны яшь вакытларыннан башлап, бәйсез тоту, бозык кешеләр кулларына бирү, урам балалары берлә йөртү- тиешсез эш”. (Җәвамигуль – кәлим шәрхе. –Казан, 1916, 146 б.)

Р. Фәхреддин Ш.Мәрҗәнинең “Мөстафадел-әхбар...” китабы үрнәгендә үзенең “Юаныч” исемле 1200 битлек китабын яза. Аның чын мәгънәсендә күпкырлы галим булуына ышаныр өчен биредә ул күтәргән мәсьәләләрне атап чыгу да җитә: әхлак, тәрбия, тормыш-көнкүреш, гаилә, никах, дуслык, дошманлык, сугыш, тынычлык, хөкүмәт һәм аның җитәкчеләре, дәүләт эшлеклеләре, борынгы һәм бүгенге вакытларда ислам хөкүмәтләренең тәхет вә мәркәз шәһәрләре исемлеге, суд эшләре, коллык, хөррият, шагыйрьләребезнең җыр һәм шигырьләре, халык җырлары, зыяфәт-туй, кунак булу, кунак итү, ашау-эчү әдәпләре, тәмәке һәм аракының зыяны, яхшы холыклар, бозык һәм яман холыклар, милләт, миллият, фәлсәфә һәм тарихы һәм башкалар.

Р.Фәхреддин үзенең «Әдәбе тәгълим» исемле (Казан, 1908, 8 б.) китабында җәмгыятьтә шәхес тәрбияләүнең никадәр авыр, катлаулы һәм дәвамлы эш икәнлеген ассызыклап күрсәтеп болай яза: «... Тәрбия – акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер... Сабанчы вә бакчачылар – орлык чәчмәстән вә җимеш икмәстән элек җирләрен ни кадәр игътибар белән йомшартулары, чүп вә бозык үләннәрнең хәтта тамырларына кадәр чыгарып ташлаулары мәгълүмдер. Бу исә җир тәрбиясе булып, җир эшкәртү ысулынча мөһим бер шарттыр. Бу төркемнән бөек вә гүзәл кеше итәчәк кемсәләрне сабый вакытларында тәрбия итү тиеш килер. Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә – гүзәл кеше дә җитешмәс.Шулай икән, тәрбия – иң кирәкле бер эш булачактыр...»

Югарыда телгә алынган китапның 9 битендә: «... Баланың иң кечкенә вакытында имезү, йоклату, ашату, киендерү, юындыру, кыскасы, ана вә яки ана хезмәтендә булган кеше кочагында булган тәрбиясе, тәрбия галимнәре каршында «беренче тәрбия» вә мәктәптә булган тәрбия – «икенче тәрбия» вә аннан соң булган тәрбия – «өченче тәрбия» исеме белән билгеледер. Бу тәрбияләрдән беренчесе – аналардан вә аналык хезмәтендә булганнардан; икенчесе – мөгаллимнәрдән, өченчесе – шулай ук мөгаллимнәрдән вә укылачак китаплар һәм газеталар, дус мөгамәләдә булачак затлардан өйрәнелер», – дип яза.

Бала тәрбияләүдә гаиләдән тыш мәктәпкә дә зур җаваплылык йөкләтелгәнен күрсәтеп, Р.Фәхреддин бу эштә мәктәпнең вазифасы нинди булырга тиешлегенә игътибарны юнәлтә: «... Балаларны мәктәпкә җибәрүдән максат нидә, беләсезме?... Әлбәттә, дөрес вә гүзәл тәрбияләтүдер... ... Моннан аңлашылганча, мәктәпнең вазифасы да – фәкать гыйлем өйрәтү белән генә чикләнмичә, бәлки эченә җыелган балаларның күңелләренә Алланы сөю, гүзәл гадәтләр, тырышу, эшлеклелек, туганлык, гайрәт, инсафлылык, гүзәл холык, гаделлек, батырлык, җанлылык кебек яхшылык орлыкларын тәмам игътибар белән чәчү вә тәрбияләп үстерү булачактыр...»

Шул ук хезмәтнең 11 битендә Р.Фәхреддин, мәктәптә балаларны тәртипкә, әхлакка өйрәтүче укытучының коры сүз белән генә түгел, ә үзенең шәхси үрнәгендә тәрбияләү осталыгы да булырга тиешлеген таләп итә. Аның фикеренчә: «... Хозурына саф-саф булып тезелгән шәкертләргә мактаулы холыклардан дәрес бирүдән элек, мөгаллим булган кеше үз холкын яхшыртырга вә үз холкы вә фигыле белән шәкертләргә күчергеч булырга тиештер. Болай булмаганда шәкертләргә бирелгән нәсыйхәтләр файдасыз, укытылган дәресләр дә нәтиҗәсез калыр... Чөнки күп вакытта балалар мөгаллимнең сүзенә түгел, бәлки арт көпчәк ал көпчәккә ияргән кебек, фигыленә иярерләр. Соңыннан, ияргән нәрсәләре – аларда бер гадәт булып китәр. Шуның өчен, гүзәл холык өйрәтү турында балалар мөгаллимнең: «Шулай булыгыз! Болай булыгыз!» дип биргән фәрманнарына түгел, бәлки холкы гүзәл булуына мохтаҗ булырлар. Бер мөгаллим – ни кадәр галим вә ни кадәр зирәк булса да булсын, гүзәл холык иясе булмаса һәм дә гүзәл холкын вәгазьләренә яраклаштырып һәм фигыле белән күрсәтмәсә – аның укытуыннан файда күрелмәс. Файдасы торып торсын, бәлки зарар күрелер!..»

Бүген мәктәпләргә Р. Фәхреддин кебек мәгърифәтчеләр җитми. Ни өчен? Беренчедән, тәрбия эшендә акыл һәм гыйлемнең иң кыйммәтлесе – халыкта, аның күпъеллык тәҗрибәсендә. Икенчедән, милләтне саклап калыйк дисәк, балаларыбызга милли тәрбия бирергә кирәклеге бәхәссез. Укучыларга милли тәрбия бирү – тирән белем һәм күнекмәләргә ия булган, кызыксынучан, яңалыкка омтылучан шәхес тәрбияләргә ярдәм итә.

Безнең буынның өмете – киләчәк яшьләребез. Максат – татар яшьләренең тотрыклы, иманлы булуы. Әгәр алар үз милләтен санга сукмый, ата-бабаларыбызның телен, кыйблаларын оныта икән – моңа без дә гаепле. Димәк, без кирәкле дәрәҗәдә эшләмибез. Әгәр татар теленә, дингә ихтыяҗ булмаса, без күпме генә “сайрасак” та, нинди генә законнар кабул итсәк тә, алар үтәлмәскә мөмкин. Бер-беребезгә әдәпле, ихтирамлы, шәфкатьле булыйк. Шул вакытта гына үзебезгә әдәпле, милли үзаңлы, яхшы алмашчылар әзерли алабыз.

Без камил затыбыз – Риза Фәхреддиннең дин һәм тәрбия дәресләрен буыннан-буынга дәвам иттерергә тиешбез. Бөек шәхесне без генә түгел, киләчәк буын да онытмасын, аны өйрәнсен, аның хезмәтләрен куллансын һәм аның белән горурлансын иде!

 

Кулланылган әдәбият

1.Миңнегулов Х. Ризаэтдин Фәхретдин/ Х. Миңнегулов, Ш. Садретдинов// Урта гасыр һәм 19 нчы йөз татар әдәбияты.- Казан: “ Китап” нәшр.,1998.

2.Мәшһүр мәгърифәтче – галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту – тәрбия процессында файдалану. 2 кисәк, Казан, 2006

3.Ризаэддин бине Фәхреддин: Тормыш юлы, иҗади мирасы. Дәреслек- хрестоматия/ Төз.-мөх. Р. Шаһиев.- Казан: РИЦ “Школа”, 2007.

3. Ризаэтдин Фәхретдин. «Шәкертлек әдәбе». – Казан: “ Иман “ нәшрияте, 2002.

4. Ризаэддин бине Фәхреддин. Җәвамигуль-кәлим шәрхе. Казан. “Иман” нәшр., 1995

5. Р.Ш.Шаһиев. Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасы. Казан, 2007.

Опубликовано: 12.05.2023