Рус мәктәбендә укучы татар балаларының ФГОС шартларында инновацион технологияләр кулланып белем сыйфатын арттыру

Автор: Мухаметшина Разиня Минвалиевна

Организация: МБОУ «Нармонская СОШ»

Населенный пункт: Республика Татарстан, Лаишевский район, с. Нармонка

Мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Рус мәктәбенең рус авылында татар балаларына үз ана телләрен укытам. Төп максатым – балаларга татар телен яраттыру, аларны телгә гашыйк итү. Ләкин бу максатка ирешү елдан – ел кыенлаша бара. Мәктәпкә руслашкан – татарча уйламый торган, ә кайвакыт бөтенләй татарча белми торган татар балалары килә. Бу - безнең алда, ягъни татар теле укытучылары алдында торган төп проблемаларның берсе. Без замана баласын кызыксындырырлык сыйфатларга, аңа үз телен өйрәтү көченә ия булырга тиешбез. Максатыбызга 45 минутлык дәрес эчендә генә ирешеп булмаячагы көн кебек ачык. Шуңа күрә без балаларны дәрестән соң, төрле чаралар ярдәмендә үз телебезгә мәхәббәт уятып, аны өйрәнү теләген булдырырга, бала күңелендә сакланып калган орлыкны үстерү өчен бар көчебезне куярга тиешбез. Дәрестән тыш эшчәнлек, шулай ук федераль дәүләт стандартының икенче буыны (ФГОС) мәҗбүри компоненты булып та тора. Мәктәп эрудицияле, компетентлы, шәхси фикер йөртүче, һәр яклап сәләтле шәхесләр формалаштыруга бурычлы. Моны гамәлгә ашыруда, теоретик һәм методик яктан югары сыйфатлы һәм нәтиҗәле дәресләр үткәрү белән бергә сыйныфтан тыш эшләр дә зур ярдәм күрсәтә.

Мәктәпләрдә түгәрәкләр, татар теле атналыклары, татар халкының бай гореф-гадәтләре, йолалары, халык авыз иҗатына, шагыйрь, язучы, галим, якташ язучылар иҗатына, эшчәнлегенә, туган якны өйрәнүгә, һәм башка бик күп темаларга кичәләр, конференцияләр, очрашулар, бәйгеләр, ярышлар оештырыла. Ләкин беркемгә дә сер түгел, 21 гасыр баласының күбесен интернет, компьютер, телевидение, бик азын һәм бик аз дәрәҗәдә генә туган теле кызыксындыра. Ә яңа дәүләт стандартларының максаты - үз иленең чын гражданинын тәрбияләү. Үз туган телен, әдәбиятын, тарихын белмәгән балада гражданлык хисләре туарга мөмкин түгел. Балаларның кызыксыну даирәсен туган телне өйрәнүгә юнәлтү максаттыннан “Нармонка урта гомуми мәктәбе”ндә татар телендә тапшырулар алып баручы мәктәп телевидениесе оештырырга дигән карарга килдем, чөнки монда укучы компьтерны да, интернетны да рәхәтләнеп куллана ала. Укучыларның мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү белән беррәттән “мәктәп телевидениесе” барлык эшчәнлек төрләрен дә үз эченә ала. Һәм бу эштә барлык балалар да катнаша.

“Мәктәп телевидениесе” проектында катнашкан укучының шәхси карашы формалаша. Алар планлаштыра, тикшерә, үзгәрешләр кертә, үтәлгән эшкә бәя бирә, мәгълүмат эзли, анализлый, хәл итә, хезмәттәшлек оештыра һәм гамәлгә ашыра ала.

Бу проект укучыларда үзе алынган эшкә карата кызыксыну, җаваплылык хисе тәрбияләү, иҗади сәләтләрен үстерү һәм яңалыкны күрә, төрле чыганаклардан кирәкле мәгълүматны сайлап ала белергә өйрәтү, тапшыруны эфирга әзерләү эшенең төрле этапларында башкарыла торган эшләр белән таныштыру, универсаль уку эшчәнлеген формалаштыруда мәктәп телевидениесенең нәтиҗәлелеген күрсәтү, методик тәкъдимнәр әзерләү максатын куя. Алда торган максат түбәндәге бурычлар аша тормышка ашырыла:

  • федераль дәүләт белем бирү стандартларын өйрәнү;
  • универсаль уку гамәлләрен формалаштыру проблемасының бүгенге көндәге теоретик һәм практик нигезләрен билгеләү;
  • "Мәктәп телевидениесе” төшенчәсе һәм структурасының асылын ачыклау;
  • фәнни- методик әдәбият өйрәнү;
  • телевидениене универсаль уку гамәлләрен формалаштыруга юнәлтү;
  • яңалыкны күрә һәм аны тамашачылар игътибарын җәлеп итәрлек итеп күрсәтә белергә өйрәтү;
  • проектны әзерләү этаплары белән таныштыру;
  • укучыларның телне белү, куллану дәрәҗәсен ачыклау;
  • көтелгән нәтиҗәләрне, күрсәткечләрне барлау өчен диагностик алымнар сайлау;
  • чыганаклар белән эшләү тәртибен аңлату.

 

Бурычларны үтәү өчен түбәндәге принципларга таяндым:

1. Методик принциплар: коммуникативлык, комплекслылык.

2. Лингвистик принциплар: системалылык, функциональлелек.

3. Гомумдидактик принциплар: аңлылык, эзлеклелек, активлык.

 

Проект 3 елга исәпләнгән: 2022-2025 уку елларына.

Проектның яңалыгы: Әлегә кадәр район мәктәпләрендә бер генә татар телендәге телевидение оештырылмаган.

Проектның мөһимлеге, актуальлеге түбәндәгеләргә нигезләнә:

 

1. Татар телевидениесе сыйныфтан тыш эшнең бер төре буларак баланы активлаштыра һәм эчке дөньясын ачарга ярдәм итә.

2. Укучылар, мәктәпне бетереп, югары уку йортларында укый башлагач, докладлар, курс эшләре, төрле проектлар эшли башлыйлар һәм зур аудитория алдында чыгышлар ясыйлар. Бу өлкәдә аларга күп төрле чыганаклар белән эш итәргә туры киләчәк, ә мәктәптә укыганда ук бу эшкә өйрәтелгән укучы чыганакларны ничек эзләп табасын, алардан иң кирәкле мәгълүматларны ничек туплыйсын, аннан соң гомумиләштереп, нәтиҗәләрне ни рәвешле ясыйсын, аудитория каршында үзен ничек тотасын белә һәм, әлбәттә, аңа күпкә җиңелрәк булачак.

 

Проблеманың өйрәнү дәрәҗәсе. Мәктәп телевидениесенең теоретик нигезләре хәзерге татар әдәби теле, филология, фәлсәфә, психология, педагогика, информатика һәм башка фәннәргә нигезләнә. Теоретик базаны хәзерге татар әдәби теле өлкәсендә Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев, Х.Р.Курбатов хезмәтләре, федераль стандартларны өйрәнүче А.Г.Асмолова, универсаль уку гамәлләрен формалаштыру проблемасын өйрәнүче Л.С.Выготский, А.Н.Леонтьев, телевидение, журналистика өлкәсен өйрәнүче В.З.Гарифуллин, И.М.Низамов, Г.В.Лазутина кебек галимнәрнең хезмәтләре тәшкил итә.

Тикшерү объекты. Хәзерге татар әдәби теле. “Нармонка гомуми урта мәктәбе”нең “Салават күпере” телестудиясе

Тикшерү предметы. “Салават күпере” татар мәктәп телевидениесе. Универсаль уку гамәлләре.

 

Проектның гипотезасы: Укыту процессында мәктәп телевидениесен оештырганда, бу эштә төрле алымнар кулланганда укучыларда универсаль уку гамәлләре формалаша, телгә кызыксыну арта. Укучы, татар телендә нинди дә булса эш башкарып, аны тирәнрәк өйрәнә. Эш процессында үзләштерелгән яңа сүзләр яхшырак истә кала. Баланың татар теле белән кызыксынуы һәм аңа мәхәббәте арта, чөнки ул татар телендә үзенә ошаган, үзе яраткан продукт чыгара. Шулай ук ул:”Татар теле дә заманча тел икән”, “ХХI гасырда популяр булган нәрсәләр турында татарча да сөйләп, укып, язып була икән,” – дигән нәтиҗәгә килә. Аның теге яки бу өлкәдә белемнәре арта, бу, үз чиратында, предметара бәйләнешне тәэмин итә.

 

Методик бурычларның эчтәлегеннән чыгып, проектның этаплары һәм эшчәнлек планы билгеләнде.

 

I. Әзерлек этабы: 2022-2023уку елы.

II. Эксперименталь этап: 2023 – 2024 уку еллары.

III. Йомгаклау этабы: 2024-2025 уку елы.

I. Әзерлек этабында: Проектның максат һәм бурычлары билгеләнде.

  • Федераль дәүләт белем бирү стандартлары өйрәнелде
  • Укучыларның аралашу дәрәҗәсе һәм татар теленә мөнәсәбәтләре тикшерелде, белем сыйфаты билгеләнде.
  • Проектның моделе, программасы булдырылды.
  • Мәктәп телевидениесенең фәнни-методик нигезләре өйрәнелде.
  • Универсаль уку эшчәнлеген формалаштыру алымнары ачыкланды.

II. Эксперименталь этапта:

  • Мәктәп телевидениесе тапшырулары әзерләнә башлый, кулланылышка кертелә.
  • Процесс барышында мониторинг үткәрелә, нәтиҗәләр барлана.
  • Алдагы эшчәнлеккә төзәтмәләр кертелә.

III. Йомгаклау этабында: Телевидениенең укучыларның телгә кызыксынуын арттыруда, белем сыйфатын үстерүдә, универсаль уку гамәлләрен формалаштыруда эффектив алым булуын ачыклау. (дәлилләү)

  • Нәтиҗәләр ясау һәм аларны анализлау
  • Проектны укыту процессына кертү буенча тәҗрибә уртаклашу.
  • Методик тәкъдимнәр әзерләү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

- Укучылар тормыштагы төрле ситуацияләрдә дөрес юнәлеш табып, туган телләрендә иркен аралашалар;

- фикерләрен телдән һәм язмача дөрес белдерәләр.

- кирәкле мәгълүматны сайлап алалар, аңлы рәвештә кабул итәләр һәм тәкъдим итәләр.

- Фикерләрен дәлиллиләр, башкалар фикерен хөрмәт итәләр.

- Белем алу өстендә мөстәкыйль эшлиләр.

- Видеосюжетлар төшерә, Windows Movie Maker, Pinnacle программаларында тапшыру монтажлыйлар.

- информацион яңа технологияләр кулланалар;

- тапшыруларга сценарий төзиләр;

- укучыларның активлык дәрәҗәсе һәм үз-үзләренә ышануы арта.

Проект алдыннан анкета ярдәмендә укучыларның гаиләдә туган телләрендә аралашу даирәсе билгеләнде. Нәтиҗәләр куанырлык түгел: укучыларның 13%ы гына гаиләдә татар телендә аралаша, калган 87%ы рус телендә сөйләшә. Татар телен туган тел буларак өйрәнүче балаларның 13% катнаш гаиләдән. Үткәрелгән анкеталарга нигезләнеп мин түбәндәге нәтиҗәгә килдем: бүгенге көндә рус телле балалар белән татар телен өйрәнү процессында мәктәп телевидениесе оештыру – отышлы эш төре.

Мәктәп телевидениесен гамәлдә куллану нинди нәтиҗәләргә китерүен билгеләр өчен өч класс сайланды: 3 класс – 8(татар төркеме), 5 класс –6 (татар төркеме), 7 класс – 5 укучы(татар төркеме).

Кабинет заманча техник чаралар белән тәэмин ителде. Мәктәп телевидениесенең моделе булдырылды:

- телевидениенең үзәгендә укучы тора;

- эшчәнлекнең нигезен педагог һәм укучының хезмәттәшлеге тәшкил итә;

- тапшырулар төзүдә балалар үзләре актив катнаша;

- эш процессы укучыларның универсаль уку гамәлләрен формалаштыруга юнәлдерелә.

Хәзерге вакытта телевидениенең теоретик нигезләре өйрәнелде. Телевидениегә нигез салучылар - америка галимнәре Уиллоуби Смит, Пауоль Нипков турында мәглүматлар тупланды. Ә безнең ил өчен телевидениене Адамян, Темен кебек галимнәр тарафыннан яраклаштыра.

Мәктәп телевидениесенең структурасы төзелде, вазыйфалар бүленде. “Мәктәп дулкыннары” тапшыруын кулланылышка кертү өчен әзерлек эшләре бара:

тапшыруының сценариесен язу, видеосюжетлар төшерү, интервью алу, тапшыруны монтажлау.

Мәктәп телевидениесе эшчәнлеге продуктын татар теле һәм әдбияты дәресләрендә дә кулланырга мөмкин. Әлеге продуктларны түбәндәге максатлар белән кулланып була:

1. Кызыксынучанлык уяту - булган белемнәрне искә төшерү; яңа теманы өйрәнүгә кызыксыну тудыру; укучыларда максат булдыру.

2. Аңлау, мәгънәсенә төшенү - яңа мәгълүмат кабул итү; максатларны билгеләү.

3. Рефлексия - өйрәнелгән мәгълүматны иҗади анализлау, бәяләү, яңа максатлар кую. Әлеге дәресләрдә түбәндәге алымнардан файдалану отышлы: аңлатмалар бирү, сөйләү, чагыштыру, план төзү, сценарий язу, анализлау, туктап уку, текстка иҗади якын килү һәм башкалар. Бу алымнар сөйләм эшчәнлегенең 4 төрен дә: аудирование (тыңлап, ишетеп аңлау), сөйләм (диалог, монолог төзү), уку һәм язуны активлаштыра, үстерә.

Алдыбызда "Су анасы”, "Шүрәле”, "Бала белән күбәләк” “Эшкә өндәү” мультфильмнарын, “Яшьләр тукталышы”, “Тамчы шоу”, “Мәктәп буйлап сәяхәт” программаларын кулланышка кертү бурычлары тора. Сыйныфтан тыш үткәрелә торган чараларны: аулак өйләр, кич утыру, шәҗәрә бәйрәмнәре, юбиляр язучыларга багышланган кичәләр, язучылар, шагыйрләр, артистлар, журналистлар белән очрашуларны, үзебез сәхнәләштергән спектакльләрне телевидение тапшыруларында яктырту күздә тотыла.

Йомгаклау этабында тәҗрибә уртаклашу көтелә:

  • Татар мәктәп телевидениесенең универсаль уку гамәлләрен формалаштыруда эффектив һәм нәтиҗәле булуын (күзәтү) укыту һәм өлгереш сыйфатларының яхшыруы
  • укучыларның шәхси сыйфатлары: активлык, мөстәкыйльлек, үзаңлылык, әдәплелек, максатчанлык, лидерлык, җаваплылыклары үсүе, эшчәнлекнең уңышлы һәм уңышсыз якларын бәяли белүләре ( дәлилләп күрсәтелә).
  • Коммуникатив эшчәнлекнең үсүен “Коммуникатив һәвәслекне ачыклау” тестының нәтиҗәләре аша күрергә мөмкин булачак (диаграмма).

Проект барышында укучыларның язма һәм телдән сөйләм телләре дә шомарыр, камилләшер һәм эксперементыбыз уңышлы булыр дип уйлыйм:

1.Балалар үз эшчәнлекләре белән канәгать калырлар, туган телне өйрәнүгә кызыксынулары артыр.

2.Укучыларның эш нәтиҗәләре күтәрелер (олимпиадалар, конкурсларда җиңү, уку күрсәткечләре яхшыру, еллык өлгереш һәм белем сыйфаты күтәрелү).

3.Алган белемнәрне тормышта куллана, тормышка җайлаша алырлар, конкурентлыкка сәләтле шәхесләр булырлар, иҗадилык сыйфатлары артыр.

 

Кулланылган әдәбият

1. “Мәгариф турында” РФ һәм РТ Законнары.

- Федеральный закон от 29.12.2012г. №273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации»,

- «Федеральный базисный учебный план, утвержденный приказом Министерства образования Российской Федерации от 09.03.2004г. №1312»,

- Федеральный государственный образовательный стандарт основного общего образования, утвержденный приказом Министерства образования и науки Российской Федерации от 17.12.2010г. №1897»

-«Порядком организции и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам – образовательным программам начальнего общего, основного обшего и среднего общего образования, утвержденным приказом Министерства образования и науки Российской Федерации от 30.08.2013г. № 1015»

  1. 2.Ксензова Г.Ю. Перспективные школьные технологии. Учеб. - метод. пособие. - М.: Пед. общество России, 2000.
  2. 3.Коллективная работа на расстоянии или Google Docs в образовании/Технологии Google в образовании [Электронный ресурс] / – Режим доступа:http://www.poznaysebia.com/2012/11/30/tehnologii-google-v-obrazovanii/, свободный.
  3. 4.Татар әдәби теле тарихы / И.Б. Бәширова, Ф.Ш. Нуриева, Э.Х. Кадирова; ред. Ф.М. Хисамова. Казан: ИЯЛИ, 2015. Т. 1: Фонетика. Графика: письменные традиции, норма и вариативность. 696 с.
  4. 5.Google Apps для учебных заведений [Электронный ресурс] / – Режим доступа: http://www.google.com/apps/intl/ru/edu свободный.
  5. 6.Татар теленең аңлатмалы сүзлеге / ред. Ф.Ф. Гаффарова, Г.Г. Саберова, Ф.И. Таһирова. Казан: ТӘһСИ, 2015. Т. 1: А-В. 712 с.
  6. 7. Конкурс IT-activity 2012/2013 [Электронный ресурс] / – Режим доступа: https://sites.google.com/site/konkursitactivity20122013/home/, свободны
  7. 8..Атлас татарских народных говоров / под ре. Д.Б. Рамазановой, Т.Х. Хайрутдиновой. Казань: ИЯЛИ, 2015. 632 с.
  8. 9.Новые педагогические технологии в системе образования. Под ред. Е.С. Полат. – М.: Академия, 2000.
  9. Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа ( V – 1Х сыйныфлар (төзүчеләр: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Г.Р.Шакирова К а з а н- 2013)).
  10. Общая методика преподавания информатики: Учебное пособие. Малев В.В. Общая методика преподавания информатики: Учебное пособие. - Воронеж: ВГПУ, 2005. - 271 с.
  11. Татар грамматикасы / ред. Ф.М. Хисамова. Казан: ИЯЛИ, 2015. Т. 1. 512 б.
  12. Коноводова Ю. А. Актуальность самостоятельной работы школьников в образовательном процессе [Текст] / Ю. А. Коноводова // Педагогика: традиции и инновации: материалы II междунар. науч. конф. (г. Челябинск, октябрь 2012 г.). — Челябинск: Два комсомольца, 2012. — С. 105-106.
  13. 14.Технологии WEB2.0 в учебном процессе/Школа успешного учителя Активная методическая помощь педагогам [Электронный ресурс] / – Режим доступа:http://edu-lider.ru/category/uroki-kompyuternoj-gramotnosti/texnologii-web2-0-v-uchebnom-processe/, свободный.

Тәкъдим ителә торган электрон ресурслар

  1. Как создать форму [Электронный ресурс] / – Режим доступа: https://support.google.com/docs/answer/87809?rd=1/, свободный.
  2. Козлова А.В. Методика внедрения Web 2.0-Технологий в организацию самостоятельной работы по информатике студентов гуманитарного направления подготовки [Текст]: автореф. дис. на соиск. учен. степ. канд. пед. наук) / Козлова Анастасия Викторовна;– Челябинск, 2012.
  3. Использование служб Google-Apps для организации внеурочной деятельности [Электронный ресурс] / – Режим доступа: https://sites.google.com/site/biblesson/, свободный.
  4. Официальная страница Google [Электронный ресурс] / – Режим доступа: https://www.google.ru/, свободный.
  5. https://classroom.google.com
  6. https://edu.google.com/k-12-solutions/classroom/?modal_active=none
  7. www.ksu.ru Электронная библиотека и материалы сайта КПФУ
  8. www.slovari.ru Электронные словари
  9. www.wikipedia.ru Универсальная энциклопедия «Википедия»
  10. 10.Интерактивные рабочие листы [Электронный ресурс] / Веб-сайт. - Режим доступа: https://sites.google.com/site/intelworksheets/
  11. 11.О Google Диск [Электронный ресурс] / Веб-сайт. - Режим доступа: http://www.youtube.com/watch?v=jUShRTPsKrY
  12. 12.Тренинг «Облачные технологии для обеспечения хранения и обработки данных, организация взаимодействия» [Электронный ресурс] / Вебсайт. - Режим доступа: http://manualgoogledrive.blogspot.ru/
Опубликовано: 12.05.2023