«Татар мәгърифәтчеләренең эстетик-педагогик мирасын белем һәм тәрбия өлкәсендә куллану» (татар әдәбиятыннан электив курс). Использование эстетико-педагогического наследия татарских просветителей в обучении и воспитании

Автор: Мухаметшина Разиня Минвалиевна

Организация: МБОУ «Нармонская СОШ»

Населенный пункт: Республика Татарстан, Лаишевский район, с. Нармонка

Аңлатма язуы

“Татар мәгърифәтчеләренең эстетик-педагогик мирасын белем һәм тәрбия өлкәсендә куллану” электив курс программасы гуманитар профильгә юнәлеш тоткан гомумбелем бирү учреждениеләре өчен тәкъдим ителә. Бу программаның нигезенә Борынгы һәм Урта гасырларда яшәгән татар зыялылары һәм өч әдәби чорны (Мәрҗаниләр дәвере, ХХ йөз башы, Октябрь инкыйлабыннан соң чорларны) бергә бәйләүче, аларның үсешенә үзеннән зур өлеш керткән, зыялы, укымышлы нәсел вәкиле – күренекле тарихчы, әдип, рухани, философ, мәгърифәтче язучы, библиограф, журналист, археограф Ризаэддин Фәхреддиннең күпкырлы эшчәнлеге, бай мирасының татар дөньясына керткән өлеше турында мәгълүмат салынган.

Бүгенге көндә кешелек алдында торган проблемаларның берсе – мәдәни һәм әхлакый хәзинәләрне торгызу. Тарихыбызны, күренекле шәхесләребезнең, мәгърифәтчеләребезнең эшчәнлеген өйрәнү укучыларда гражданлык хисе, милләтебез өчен горурлык, толерант шәхес тәрбияләүдә, милли үзаң формалаштыруда зур әһәмияткә ия булып тора.

Курсны өйрәнү стандарт булмаган дәрес төрләрен һәм методларын куллануны күздә тота. Эшлекле уен, “акыл штурмы”, семинар, лекция, практикум, викторина, чыганаклар белән эш, түгәрәк өстәл кебек дәрес төрләрен куллану укучыларда белем алуга кызыксыну уятыр дигән теләктә калам.

Электив курс 10-11 классларда 68 сәгатькә исәпләнгән. Милли төбәк компоненты укучыларның белемен тирәнәйтүдә чыганак булып тора. Татар тарихын, әдәбиятын өйрәнүдә бу курсның әһәмияте зур.

Электив курсның максаты – күренекле тарихи шәхесләребез, мәгърифәтчеләребез эшчәнлеге үрнәгендә укучыларда милли һәм гомумкешелек кыйммәтләре турында рухи һәм әхлакый нормалар формалаштыру, милли җанлы балалар тәрбияләү.

Электив курсның бурычлары.

  • Укучыларга тарихи шәхесләр, татар мәгърифәтчеләре үрнәгендә татар милли менталитетының характерлы үзенчәлекләрен күрсәтү.
  • Татар әдәбиятын өйрәнүдә укучыларның интеллектуаль һәм гамәли белем-күнекмәләрен үстерү өчен шартлар тудыру.
  • Яшь буынны милли җанлы, үз халкын хөрмәт итүче шәхес итеп тәрбияләү.
  • Милләтебезнең күренекле шәхесләренең күпкырлы эшчәнлеге турында белем бирү.

 

Электив курсның актуальлеге:

Белем эчтәлеген гуманлаштыру һәм шул нигездә толерант шәхес тәрбияләү – заман педагогик теорияләрен характерлаучы төп сыйфат. Мәгариф учреждениеләрендә бу максат, һичшиксез, гуманитар цикл предметлары һәм тәрбияви чаралар аша гамәлгә ашырыла. Даннары бөтен төрки, хәтта ислам дөньясына киң таралган татар зыялыларының, мәгърифәтчеләренең мирасын барлау, тормыш юлын, иҗатын өйрәнү, аларга объектив бәя бирү – электив курсның актуальлеген раслаучы бер дәлил.

 

“Татар мәгърифәтчеләренең эстетик-педагогик мирасын белем һәм тәрбия өлкәсендә куллану” электив курсы буенча укучылар түбәндәге белем һәм күнекмәләрне үзләштерергә тиеш:

  • Тарихи шәхесләр, татар мәгърифәтчеләре яшәгән чорның иҗтимагый, сәяси, мәдәни үзенчәлекләрен аера белү;
  • Бу чорның татар дөньясына, әдәбиятына керткән өлеше турында күзаллау булдыру;
  • Кол Гали, Кол Шәриф, Сөембикә - ханбикә турында мәгълүматлы булу;
  • Ризаэддин Фәхреддиннең мирасы турында мәгълүматлы булу
  • Әсәрләргә анализ ясый белү;
  • Тарихи шәхесләрнең, татар мәгърифәтчеләренең татар мәдәнияте, әдәбияты һәм тарихына керткән өлешләре һәм әһәмиятен аңлата белү;
  • Тарихи, тәрбияви, әхлакый хезмәтләргә таянып, үз шәхесләрен формалаштыру юнәлешендә эш алып бару;
  • Татар халкының тарихи шәхесләре, татар мәгърифәтчеләре иҗаты буенча үзләштерелгән белемне гамәлдә куллана алу.

 

Электив курс программасының эчтәлеге

Кереш. Электив курс эчтәлеге белән танышу(1 сәг.)

Тарихи шәхесләр, татар мәгърифәтчеләре турында өйрәнүнең кирәклеге һәм актуальлеге. Татар милләтеннән булган күренекле шәхесләрене, мәгърифәтчеләрнең тарихи процесстагы һәм җәмгыятьтәге роле.

1 нче тема. Татар әдәбияты тарихы.(3 сәг.)

Лекция. Татар әдәбияты тарихы.

Семинар. Татар әдәбияты тарихының чорларга бүленеше. Борынгы төркиләр һәм аларда язу.

2 нче тема. Болгар чоры: тарихы һәм мәдәнияте (2 сәг.)

3 нче тема. Кол Гали.(5 сәг.)

Кол Галинең тормыш юлы һәм иҗаты.

Семинар. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасы

4 нче тема. Алтын Урда чоры. (2сәг.)

Лекция. Алтын Урданың тарихы һәм мәдәнияте.

Семинар. Алтын Урда чорында тарихи шәхесләр.

5 нче тема. Казан ханлыгы (5 сәг)

Лекция. Казан ханлыгы чоры: тарихы һәм мәдәнияте.

Проект өчен темалар.

1. Казан ханлыгы чорының үзенчәлекләре.

2. Казан ханлыгы чоры: тарихы һәм мәдәнияте.

3. Казан ханлыгында болганышлар.

6 нчы тема. Кол Шәриф (11 сәг.)

Лекция. Кол Шәриф – бөек шәхес.

Семинар. Кол Шәрифнең тормыш юлы һәм иҗаты

Гамәли – дәресләр. Кол Шәриф – шагыйрь, Казан ханлыгының баш имамы, күренекле дин галиме һәм илче – дипломат.

Түгәрәк өстәл. “Кол Шәриф безнең белән”

Тест. “Кол Шәриф – бөек шәхес” темасы буенча белемнәрне тикшерү.

7 нче тема. Сөембикә – ханбикә (3 сәг.)

Лекция. Татар халкының горурлыгы.

Гамәли дәрес. Нугайлар. Сөембикәнең яшьлеге. Сөембикә һәм Җангали. Сөембикә һәм Сафа Гәрәй. Сөембикә һәм Шаһгали. Сөембикәне сагыну.

Дәрес – диспут. Фаҗигале елларда

Викторина. Интеллектуаль лабиринт. 1 сәг.

Дәрес – экскурсия. “Тарих белән очрашканда” 1 сәг. (йомгаклау)

11 класс

8 нче тема. Ризаэддин Фәхреддин мирасы һәм татар дөньясы

1 бүлек. Р.Фәхреддиннең тарихи эшчәнлеге. Галимнең тарих фәне алдында куйган бурычлары. Этногенез мәсьәләләре. Татар тарихын өйрәнү өлкәсендә энциклопедик хезмәтләре.(6 сәг)

2 бүлек. Р.Фәхреддиннең әдәби һәм тәнкыйди эшчәнлеге. Р.Фәхреддин киң карашлы әдәбият белгече. Татар прозасын үстерүдә тоткан урыны. Р. Фәхреддин сәяхәтнәмәләр жанрына нигез салучы. Әдәбият тарихын, әдипләрнең тормыш юлын, иҗатын халыкка җиткерүдәге роле. Әсәрләрдә хатын-кыз мәсьәләләрен яктыртучы әдип. (6 сәг)

3 бүлек. Р.Фәхреддин мәгърифәтче һәм педагог. XIX гасыр азагында җәдитчелек хәрәкәте. Галимнең мәгърифәтчелек карашлары. Дәреслекләр чыгару өлкәсендә эшчәнлеге. Милли тәрбия. Гаилә тәрбиясе, мәктәп-мәдрәсә тәрбиясе. Әхлак мәсьәләләренә багышланган күпсанлы хезмәтләре. XX йөз башында иҗтимагый-сәяси, педагогик, этик, эстетик фәлсәфи карашларының формалашып җитүе. (10 сәг)

4 бүлек. Р.Фәхреддин – дин белгече һәм фәлсәфәче.

Бу дәвердә фәлсәфәнең торышы. Галимнең фәлсәфи карашларының формалашу җирлеге. Ислам фәлсәфәсен кабул итүе. (6 сәг)

5 бүлек. Р.Фәхреддиннең мөхәррирлек эшчәнлеге.

Тарихи-педагогик, фәнни-популяр “Шура” журналының чыга башлавы.

Татар әдәбияты үсешендә “Шура”ның роле. “Вакыт” газетасында эшчәнлеге. (5 сәг)

6 бүлек. “Ризаэддин Фәхреддин мирасы һәм татар дөньясы” темасы буенча белемнәрне тикшерү – реферат яклау. Йомгаклау. (1 сәг.)

Реферат өчен темалар

  1. Ризаэддин Фәхреддиннең фәлсәфи карашлары.
  2. Ризаэддин Фәхреддин иҗатында гуманизм идеяләре.
  3. Ризаэддин Фәхреддиннең педагогик мирасында рухи-әхлакый проблемалар.
  4. Ризаэддин Фәхреддин иҗатында хатын-кыз бәхете темасының татар әдәбиятында чагылышы.
  5. Үз шәхесеңне тәрбияләүдә Ризаэддин Фәхреддиннең мирасын файдалану.
  6. Ризаэддин Фәхреддин – публицист.
  7. Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләренең милли мәгариф системасында тоткан роле

 

 

Электив курсның укыту тематик планы

Тема

сәг.

саны

Дәрес тибы

Эш төре

Контроль формасы

лекция

гамәли эш

семинар

 

10 класс

1

Кереш

1

Дәрес - лекция

1

 

 

 

2-4

 

 

 

 

Татар әдәбияты тарихы.

Татар әдәбияты тарихының чорларга бүленеше.

 

3

Дәрес – лекция,

семинар дәрес

1

1

1

Семинар-

да катнашу

5-6

 

7-11

Болгар чоры: тарихы һәм мәдәнияте

Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасы

 

2

 

5

 

Дәрес – лекция,

Дәрес - конференция

1

 

1

1

 

3

 

 

1

Конферен

циядә катнашу

12-13

 

 

Алтын Урда чоры.

Аның тарихы һәм мәдәнияте.

 

 

2

Дәрес – лекция,

семинар дәрес

1

 

1

Семинар-

да катнашу

14-18

Казан ханлыгы чоры: тарихы һәм мәдәнияте

 

5

Дәрес – лекция,

семинар дәрес

1

3

1

проект

19-29

Кол Шәриф – шагыйрь, Казан ханлыгының баш имамы, күренекле дин галиме һәм илче – дипломат

11

семинар дәрес,

дәрес- практи

кум, түгәрәк өстәл

4

4

3

Язма эш.

Тест

30-32

Сөембикә – ханбикә

3

семинар дәрес,

дәрес- практи

кум,

дәрес - диспут

 

2

1

Язма эш

33

Викторина. Интеллектуаль уен

1

Контроль - дәрес

 

1

 

Виктори-

нада катнашу

34

“Тарих белән очрашканда”

1

Дәрес-экскурсия

 

1

 

 

 

11 класс.

8 нче тема. Ризаэддин Фәхреддин мирасы һәм татар дөньясы.

 

I бүлек

6

 

 

 

 

 

35

Р.Фәхреддиннең тарихи эшчәнлеге.

1

Дәрес – лекция

1

 

 

 

36-37

Этногенез мәсьәләләре

2

Дәрес – лекция, дәрес- практи

кум

1

1

 

 

38-40

Татар тарихын өйрәнү өлкәсендә энциклопедик хезмәтләре

3

Дәрес – лекция, семинар дәрес

1

 

2

 

 

2 бүлек

6

 

 

 

 

 

41

Р.Фәхреддиннең тәнкыйди эшчәнлеге

1

Дәрес – лекция

1

 

 

 

42

Р.Фәхреддин киң карашлы әдәбият белгече

1

Дәрес – лекция

1

 

 

 

43-44

Р.Фәхреддиннең әдәби эшчәнлеге. “Сәлимә яки гыйффәт” повесте

2

дәрес- практи

кум

 

2

 

БСҮ. Сочинение

45-46

“Әсма, яки гамәл вә җәза” романы

2

дәрес- практи

кум

 

2

 

Дәрес -диспут

 

3 бүлек

10

 

 

 

 

 

47-50

Р.Фәхреддин мәгърифәтче һәм педагог. Нәсыйхәт китаплары

(3 кисәктә)

 

4

Дәрес – лекция,

семинар дәрес,

дәрес- практи

кум

2

1

1

 

51-53

“Тәрбияле ата”

“Тәрбияле ана”

“Тәрбияле бала”

3

Дәрес – лекция,

дәрес- практи

кум

1

2

 

 

54-56

“Әхлак гыйлеме”

“Юаныч” китабы

3

Дәрес – лекция,

дәрес- практи

кум

1

2

 

 

 

4 бүлек

6

 

 

 

 

 

57-59

Р.Фәхреддиннең дини һәм фәлсәфи эшчәнлеге.

3

Дәрес – лекция,

семинар дәрес,

дәрес- практи

кум

1

1

1

 

60-62

Әсәрләрендә ислам фәлсәфәсе. (“Ислам дине” һәм “Корән Кәрим тәфсире” китаплары)

3

Дәрес – лекция,

семинар дәрес,

дәрес- практи

кум

1

1

1

 

 

5 бүлек

5

 

 

 

 

 

63-67

Р.Фәхреддиннең вакытлы матбугат юнәлешендәге әдәби эшчәнлеге.

5

Дәрес – лекция,

семинар дәрес,

дәрес- практи

кум

1

2

2

 

 

6 бүлек

 

 

 

 

 

 

68

Электив курс буенча контроль төре: реферат язу һәм яклау

1

Контроль - дәрес

 

1

 

Реферат яклау

 

 

 

 

 

 

 

Кулланылган әдәбият

1.Нурулла Гариф “Казан ханлыгы чоры”. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2006.

2. Фаяз Хуҗин “Кол Гали. Кол Шәриф. Сөембикә.” – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.

3. Мәңгелеккә аяк басканда: сәйед Кол Шәриф. – Казан: Идел-Пресс. 2006.

4. Һади Атласи. Себер тарихы. Сөенбикә. Казан ханлыгы (Тарихи әсәрләр). – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1992

5. Идегәй: Татар халык дастаны. Казан: Татарстан китап нәшрияты,1988.

6. Кол Гали. Йосыф китабы / Ә.Исхак күчермәсе. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1999.

7. Хисамов Нурмөхәммәт. Бөек язмышлы әсәр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1984.

8. Р.Г. Фәхретдинов. Татар халкы һәм Татарстан тарихы (Борынгы заман һәм Урта гасырлар). Казан “Мәгариф” нәшрияты, 1996

9. Ризаэддин бине Фәхреддин. Нәсыйхәт. Ялгыз кыз балалар өчен // Мәгариф. - 1992. - №6. 53-54 б.

10. Ризаэддин Фәхреддин: мирасы һәм хәзерге заман. Мәкаләләр җыентыгы. – Казан. – 2003. – 332б.

11. Мәшһүр мәгърифәтче – галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту – тәрбия процессында файдалану. IV кисәк. Казан-2008.

 

 

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: олы шәхесләребезне, мәгърифәтчеләребезне борчыган мәсьәләләр бүгенге көндә дә актуаль. Бүгенге көннең педагогика фәненә куелган таләпләр Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә узган гасыр башында ук чагылыш тапкан һәм ул заманның бөтен проблемаларын чишү юлларын күп санлы хезмәтләрендә күрсәткән. Безгә, милли мәгарифнең һәр звеносында хезмәт итүчеләргә, мәгърифәтчеләребезнең милли мирасын өйрәнеп, укыту-тәрбия эшенә эзлекле итеп кертүне оештыру гына кала.

Опубликовано: 12.05.2023